"Әкиятче Пушкин" әдәби уен
Бүген 31 нче мәктәпнең җәйге лагеренда ял итүче балалар өчен "Әкиятче Пушкин" дип аталган әдәби уен үткәрелде. Китапханәчеләр шагыйрьнең балачагы, тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләделәр. Балалар Пушкин әкиятләре буенча викторина сорауларына җавап бирделәр, шагыйрьнең китаплары белән таныштылар.