"Чайковский барлык вакытларга" мәгълүмати күзәтү
Быел Пётр Ильич Чайковскийның 185 еллыгын билгеләп үтә. Ул үзе исән чакта дөньякүләм танылуга ирешкән беренче рус композиторы. Дөнья классик музыкасы тарихына Чайковский ун опера, өч балет һәм җиде симфония авторы буларак керде.
"Мәктәп укучылары өчен мәдәният" проекты кысаларында 31 нче лицейның 4 нче "Д" сыйныф укучылары өчен "Чайковский барлык вакытларга" исемле мәгълүмати күзәтү үткәрелде.