Әдәби сәгать "Минем гаилә"
Бүген - Гаилә көне.
Гаилә - Гадел, Акыллы, Ихтирамга Лаек Әти-Әни дигән сүзләр җыелмасы ул. Димәк гаиләнең ныклы, тотрыклы булуы өчен әлеге төшенчәләрнең камил булулары шарт. Үсеп килүче яшь буынга гаиләнең кеше тормышында мөһим урын тотуын, бербөтен булып, иң кадерле кешеләрең янәшәсендә яшәүнең мәгънәсен төшендерү аеруча мөһим.
Бүген 28 нче мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылары катнашында "Минем Гаиләм" исемле чара үтте. Гаилә кору, акыллы балалар тәрбияләп үстерү, тату яшәү- кешенең тормышта ирешкән иң зур уңышы булуы билгеләп үтелде. Гаиләдәге төп гореф - гадәтләр, гаилә кыйммәтләре турында сөйләнде.