"Хәтер-китапларда" мәгълүмат көне
Китапларда - тарих, китапларда- халык хәтере. Китапханәдә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, сугыш чоры әдәбияты белән таныштыру максатыннан "Хәтер-китапларда" исемле мәгълүмат көне үтте.
Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты аеруча үзенчәлекле, чөнки сугыш башлануга барлык язучылар, бөтен халык белән бердәм булып, илне басып алучыларга каршы күтәрелгәннәр, зур көрәшкә килеп кушылганнар. Күп язучылар сугышка киткән: Г.Әпсәләмов, А.Шамов, Ф.Кәрим һ.б. Фронтка китмәгән язучылар үз иҗатларын изге көрәшкә багышлаган. Аларның әсәрләре безнең солдатларның үз Ватанына булган тугрылыгын, олы батырлыгын, тыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәтен, сугыш чоры балалары кичергән авыр көннәрне чагылдыра.