"Тукай абый шигырьләрен укыйбыз кабат - кабат" шигырь сөйләү бәйгесе
Бүген китапханәдә балаларның яраткан шагыйре Габдулла Тукайга багышланган чираттагы чара - 77 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен "Тукай абый шигырьләрен укыйбыз кабат- кабат" исемле шигырь сөйләү бәйгесе үтте.
Г. Тукай әсәрләре балаларны шәфкатьле, гадел һәм тәвәккәл булырга өйрәтә, туган як табигатенең матурлыгын күрә белергә чакыра. Нәкъ менә Г. Тукай шигырьләре һәм әкиятләре аша бала әйләнә - тирә мохитне танып белә.