Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Йортларга - китап нуры" әдәби витрина

Китап нуры.
Китап калынмы, юкамы –
Сүзе энҗедәй булсын!
Китап сүзе сеңгән күңел
Рәхмәти нурга тулсын!
Гыйлем нуры – якты кояш,
Китап эче – затлы сый.
Гомер буе укы китап,
Гомер буе гыйлем җый!
                      Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА.
Китап укырга яраткан кеше өчен яңа китап белән танышу олы бәйрәмгә тиң. Китапханә укучыларын яңа китаплар белән - матур әдәбият әсәрләре булсынмы, фәнни-популяр әдәбиятмы, публицистик мәкаләләр җыентыгымы,  һәрдаим таныштырып торабыз. Бүген китапханәдә "Йортларга- китап нуры"дип исемләнгән әдәби витрина эшләде. Китапханә укучыларын  яңа килгән  китаплар белән таныштырдык.