Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Тукай абый шигырьләрен укыйбыз кабат-кабат" Г. Тукай шигырьләрен яттан сөйләү бәйгесе

Һәр үткән көн, һәр мәдәни атлаган адым
Тукайны зур итәчәк, үстерәчәк кенә.
Тукай яши, Тукай яшәячәк.
Татар милләте яшәгәнчә кадәре
Тукай яшәячәк.
(Гаяз Исхакый).
Апрель ае - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай ае. Без бу айда шагыйрьнең иҗатына багышланган чаралар үткәрәбез, шигырьләрен кычкырып укыйбыз, китапларыннан күргәзмәләр ясыйбыз.
Бүген 48 нче гаилә китапханәсендә "Тукай абый шигырьләрен укыйбыз кабат-кабат" дип исемләнгән Габдулла Тукай шигырьләрен яттан сөйләү бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә шәһәребезнең №72 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты.
Бәйгедә катнашкан һәр бала үз шигырен бик матур, тирән кичереш белән сөйләде. Ә жюри әгъзалары чыгышларга гадел бәя биреп, балаларга дипломнар тапшырды.