Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Мәгълүмәти сәгать "Җир әйләнә Түбән Кама буйлап"

Татарларның зыялы шәхесләре элек-электән үз тарихлары белән кызыксынган. ХIХ гасыр азагында ХХ гасыр башында ук  Шиһаб Мәрҗани, Каюм Насыйри, Риза Фәхретдин үз төбәкләре тарихын өйрәнә башлый.
Соңгы елларда авыл тарихларына зур әһәмият бирелә башлады. Элегрәк елларда мондый төр басмалар күбрәк шәхси истәлекләргә нигезләнгән булса, соңгы вакытларда архив чыганаклары һәм археология материалларына таянып язылган җитди китаплар дөнья  күрә.
Бүген китапханәдә үткән "Җир әйләнә Түбән Кама буйлап" дип исемләнгән чарада Түбән Кама районы авыллары- Ташлык, Кызыл Чапчак, Шәңгәлче , Келәтле, Каенлы тарихларына багышланган китаплар белән таныштык.