Әдәби витрина "Китапта үткәннең авазы, бүгенгенең җаны, киләчәкнең таңы"
Тормышыбызга тирән үтеп кергән Китап - бөек могҗиза. Әлеге могҗизаны уйлап табу өчен кешелек дөньясына дистәләрчә мең еллар кирәк булган. Без ияләшкән басма китапка хәтле таш китап, агач китап, сөяк китап, тукыма китап— нинди генә китаплар булмаган. Мондый китапларны язу өчен күп вакыт, зур көч соралган, аларны куллану да җиңел булмаган. Китапны җиңеләйтү, аны язуны гадиләштерү, файдалануны җайлау өчен кешеләр гасырлар буе яңа ысуллар
эзләгәннәр. Шул тырышлыклар нәтиҗәсендә алар папирус, пергамент һәм. ниһаять кәгазь уйлап тапканнар.
Милли басма китап барлыкка килгәнче мең елдан артык кулъязма китап гамәлдә булган.
Бүген китапханәдә "Бәрхет вакыт" клубы әгъзалары өчен татар басма китабының тарихына багышланган "Китапта үткәннең авазы, бүгенгенең җаны, киләчәкнең таңы" дип исемләнгән чара үтте. Борынгы китаплар турында сөйләдек, кеше тормышында китапның әһәмияте хакында әңгәмә алып бардык.