Батырлык дәресе үтте
«Сугыш йөзе - хатын-кыз йөзе түгел» дисәләр дә, Бөек Ватан сугышы елларында хатын-кызлар күрсәткән батырлык тиңдәшсез. Безнең илдән сугышка киткән 34,5 миллион кешенең 490 235 хатын-кызлар булган. Күрсәткән батырлыклары өчен 90 нан артык хатын-кызга «Советлар Союзы Герое» исеме бирелгән.
Үсеп килүче яшь буынны китап укуга тарту һәм Бөек Ватан сугышында хатын-кызлар күрсәткән батырлыклар, сугыш турындагы китаплар белән таныштыру максатыннан китапханәдә батырлык дәресе үтте.