Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Ак чәчәкләр яктысы" китап күргәзмәсе

Габдрахман Әпсәләмов татар әдәбиятын күп роман-хикәяләр белән баеткан әдип. Шулар арасында “Ак чәчәкләр” романы  аерым урын алып тора. Роман медицина хезмәткәрләре, табиблар тормышын яктырта. Әсәрнең үзәгендә табиблар тора. Романның төп геройлары — татарның беренче табибы булып сурәтләнгән Әбүзәр Таһиров һәм яшь белгечләр Гөлшәһидә белән Мансур. Таһировның прототибы булып татарлар арасында беренче медицина профессоры Әбүбәкер Терегулов тора. Гөлшәһидә образы - Габдрахман Әпсәләмовның күршесе, терапевт булып эшләүче Зөмәрә Зарипова.

Роман беренче тапкыр «Казан утлары» журналының 1965 елгы 11 санында басыла. Аннары Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып дөнья күрә. 1989 елда 100 меңлек тираж белән басылып чыга. Соңгы тапкыр 2019 елда өч мең данәдә басыла.

Габрахман Әпсәләмовка 1965 елда инфаркт кичереп, бик күп тапкырлар шифаханәдә ятарга туры килә.«Ак чәчәкләр» романы авторның больницада авырып ятканда күргәннәренә нигезләнеп языла.

• Роман буенча беренче фильм 1970 елда төшерелгән, ләкин ул сакланмаган, архивтан югалган.

• «Ак чәчәкләр» романы буенча 2015 елда Казанда «Татарстан Республикасы телләрен саклау дәүләт программасы» кысаларында Татарстанның фән һәм мәгариф министрлыгы ярдәме белән «Татарстан — Яңа Гасыр» студиясендә «Ак чәчәкләр» фильмы төшерелә.

Романның аерым китап булып басылып чыгуына 60 ел тулу уңаеннан китапханәдә "Ак чәчәкләр яктысы" исемле китап күргәзмәсе эшләде.