А.Н. Толстойның "Алтын ачкыч, Буратино маҗаралары" китабы буенча рәсем ясау чарасы
Китапханәдә А.Н. Толстойның "Алтын ачкыч, Буратино маҗаралары" китабы буенча күңелле рәсем ясау чарасы үтте.
Китапханәче балаларны китап тарихы белән таныштырды. Аннан соң балалар Буратино белән алтын ачкычны эзләргә юлга чыктылар. Кроссворд чиштеләр, пазллар җыйдылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Соңыннан балалар китап геройның рәсемен ясадылар.