Балалар өчен экскурсия
Бүген китапханәдә 76 нчы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен кызыклы экскурсия уздырылды.
Балалар янына китап патшалыгында яшәүче БУКОВКА килде. Ул сабыйларны китап белән эшләү кагыйдәләре белән таныштырды, китапханәнең бүлекләре турында мәгьлүмат бирде.