Туган як сәгате "Мәгърифәтче Каюм Насыйри"
Мәгърифәтче, галим, фикер иясе, тәрҗемәче, язучы, фольклорчы Каюм Насыйриның тууына 200 ел. "Каюм Насыйри елы" кысаларында бүген 28 нче мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылары өчен "Мәгърифәтче Каюм Насыйри" дип аталган туган як сәгате үтте.
Китапханәче балаларга галимнең 40 еллык иҗади эшчәнлек чорында башкарган хезмәтләре турында сөйләде, китаплары белән; тормышыннан мөһим, кызыклы фактлар белән таныштырды. "Гөлнәзек" әкияте укылды, әкият буенча фикер алышу булды.
Ә балалар Каюм Насыйриның "Әбүгалисина" әсәренең кыскача эчтәлеген сөйләде.