"Сугыш хәтирәләре йөрәкләрдә һәм китапларда" патриотик сәгате
Бөек Ватан сугышы елларындагы совет солдатының батырлыгын мәңгеләштерү максатыннан, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан китапханәдә "Сугыш хәтирәләре йөрәкләрдә һәм китапларда" исемле патриотик сәгать үтте.
Китапханәче 28 нче мәктәпнең 8 «А» сыйныф укучылары өчен авыр сугыш еллары, солдатларның батырлыгы, тыл геройлары, герой-балалар турында сөйләде, китап күргәзмәсендәге китапларга күзәтү ясады.