Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Батырлык даны мәңгелек" яттан шигырь укучылар бәйгесе

15 нче февральдә герой-поэт Муса Җәлилнең тууына 119 ел тула.

Бүген шәһәребезнең 77 нче балалар бакчасында 48 нче гаилә китапханәсе белән берлектә,  Муса Җәлил шигырьләрен яттан сөйләү буенча бәйге үткәрелде. Бәйгедә 71,72, 73, 76, 77  нче балалар бакчасында тәрбияләнүче, 5 яшьтән алып  7 яшькә кадәрге балалар катнашты. Муса Җәлил шигырьләре татар һәм рус телләрендә яңгырады. Һәр бала үз шигырен бик матур, тирән кичереш белән сөйләде. Жюри  әгъзалары чыгышларга  гадел  бәя биреп, балаларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырды. Мондый бәйгеләр Муса Җәлилне онытмаска һәм аның әсәрләрен өйрәнергә рухландыра.