Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Мәгърифәтче Каюм Насыйри" китап күргәзмәсе

Мәгърифәтче, галим, фикер иясе, тәрҗемәче, язучы, фольклорчы Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан Түбән Кама китапханәләр берләшмәсе бу елны "Каюм Насыйри елы" дип игълан итте. Әлеге ел кысаларында китапханәдә "Просвититель Каюм Насыйри"/ "Мәгърифәтче Каюм Насыйри" исемле китап күргәзмәсе әзерләнде. Күргәзмәдәге әдәбият аркылы  галинең тормыш һәм иҗат юлы белән танышырга мөмкин.

Каюм Насыйри ярты гасыр эчендә нәтиҗәле иҗат итеп, тел,  әдәбият, халык авыз иҗаты, педагогика һәм башка бик күп өлкәләрдә 40тан артык хезмәт яза. Тәрҗемә итеп, фольклор әсәрләреннән файдаланып  иҗат иткән «Әбүгалисина кыйссасы», «Кырык вәзир кыйссасы», «Фәвакиһел җөләса фил-әдәбият» («Әдәбият турындагы мәҗлесләрнең җимеше»), «Кырык бакча» Балалар өчен язылган «Китап-әт-тәрбия» (1891) әсәрләре дә күргәзмәгә урнаштырылды.