Күргәзмә - таныштыру "Матур иҗаты бар" якташ шагыйрь Хәниф Хөснуллинның тууына 90 ел
Карпаттанмы,
Яшел Кавказданмы,
Иделдәнме, сусыз чүлдәнме Сез...
Хезмәтегез аша беләм Сезне,
Чын дус булыйк әйдә,
Исәнмесез!
Хәниф Хөснуллин "Исәнмесез!"
Сабыр табигатьле, язган һәр сүзенә үзгә җаваплылык тоеп ижат итүче, шәхси тормышында да иҗатына хас үзгә бер тыйнаклык белән гомер кичергән шагыйрь Хәниф Хөснуллинның тууына 90 ел. Шул уңайдан китапханәдә "Матур иҗаты бар" исемле китап күргәзмәсе эшләде.
Әдип Түбән Кама районының Шәнгәлче авылында 1935 елда туа. Чалла каласында яшәп иҗат итә. Күпсанлы лирик шигырьләр, җырлар һәм берничә поэма авторы. Иҗатының төп мотивлары - сугыш авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән фидакарьләргә ихтирам, газиз аналарыбызга мәхәббәт; яшәешнең нигезен тәшкил иткән игенче, төзүче хезмәтләренә хөрмәт, сөю-мәхәббәт хисләренә дан.Ул балалар өчен дә уңышлы шигырьләр ижат иткән.
Безнең китапханәдә әдипнең "Ялгыз капка" исемле шигырьләр һәм поэмалар китабы бар.