«Дөньяны үзгәрткән уйлап табулар» танып белү сәгате
Һәр елны 8 нче февраль көнне илебездә Россия фәне көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президенты тарафыннан 1999 елда гамәлгә куела. Нәкъ менә 1724 елның 8 нче февралендә Петр I тарафыннан Россиядә Фәннәр академиясе нигезләнә.
«Мәктәп укучылары өчен мәдәният» проекты кысаларында 28 нче мәктәпнең 8”Б” сыйныф укучылары өчен «Дөньяны үзгәрткән уйлап табулар» танып белү сәгате үтте. Китапханәче бәйрәм тарихы, Татарстанның күренекле галимнәре, аларның танылган хезмәтләре белән таныштырды, китапларга күзәтү ясады.