Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Сугыш хәтирәләре йөрәкләрдә һәм китапларда" патриотик сәгать

Бөек Ватан сугышы елларындагы совет солдатының батырлыгын мәңгеләштерү максатыннан, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан китапханәдә "Сугыш хәтирәләре йөрәкләрдә һәм китапларда" исемле патриотик сәгать үтте.

Китапханәчеләр  авыр сугыш еллары, солдатларның батырлыгы, тыл геройлары, герой-балалар турында сөйләделәр, китап күргәзмәсендәге китапларга күзәтү ясадылар. 

Татарстанның фронтовик язучыларына, аларның әсәрләренә аерым игътибар ителде. Соңыннан балалар А.Алиш, Ф.Кәрим, Н.Баян, М.Җәлил шигырьләрен яттан сөйләделәр.