Разил Вәлиевны искә алу кичәсе "Минем чорым - минем җырым"
Елый-елый, сугыша-сугыша җирдә
Акыл күпме җавап эзләгән...
Йә дөньяны үзгәртәм мин бүген,
Йә булмаса үзем үзгәрәм.
Разил Вәлиев.
Татарстанның халык шагыйре, республикабызның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күренекле дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиевнең әлеге «Шагыйрь» исемле шигыре йөзгә якын телгә тәрҗемә ителгән.
Әдип үзе әлеге шигыре язылып күп еллар үткәч болай дигән: "Бу яшьлек шигырем минем өчен әле бүген дә искермәгән, анда үз-үземә куйган максатым әле бүген дә мине алга әйдәп, игелекле гамәлләр кылырга, яңадан-яңа әсәрләр язарга ымсындырып, ашкындырып тора".
Без дә бүгенге "Минем чорым- минем җырым" исемле Разил Вәлиевны искә алу кичәсен шушы шигырь белән башладык.
Туа - тумыштан күңеленә шагыйрьлек уты салынган әдипнең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләштек. Татар милләте, татар тарихы, татар мәдәнияте өчен кылган игелекле гамәлләрен искә алдык.
Хәзерге эстрадабызда зур урын биләгән матур җырлар арасында аның җыр шигърияте үзенең эчтәлеге, тематик колачы, аһәңле яңгырашы белән бик үзенчәлекле дөнья хасил итә - аның сүзләренә язылган җырларны тыңладык.
"Кама таңнары" әдәби берләшмә әдипләре - Фәнүзә Сабирова, Нәфисә Баязитова, Инсаф Кашапов якташыбыз Разил Вәлиевны әдәби берләшмә, гомумән, шәһәребез өчен кылган изгелекләре, игелекле гамәлләре өчен олы хөрмәт белән искә алып сөйләделәр. Кичәдә катнашучылар шагыйрнең үзләре яраткан шигырьләрен укыдылар.