"Ватанны саклау - изге бурыч" патриотик сәгать
Ленинград камалышы – тарихның онытылмас бите.
Ленинград блокадасы Россия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгаларның берсе. Төп төгәл 871 көн дәвам иткән мәхшәр 2 миллионнан артык кешенең гомерен өзә. 1944 елның 27 гыйнварында Ленинград шәһәре тулысынча немец гаскәрләреннән азат ителә.
Бүген 34 нче гимназиянең 2 нче сыйныф укучылары өчен патриотик сәгать үтте. Китапханәче Бөек Ватан сугышы, Ленинград камалышы турында сөйләде. "Сугыш юллары - Җиңү юллары" исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды.