Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Уйныйбыз, укыйбыз, күңел ачабыз" уен сәгате

Китапханәдә "Уйныйбыз, укыйбыз, күңел ачабыз" исемле уен сәгате үтте.
18 январь - Бөтендөнья Кар бабай көне️. Шул уңайдан китапханәче балаларга кар бабайның барлыкка килү тарихын сөйләде, китап күргәзмәсе белән таныштырды. Кар бабайга багышланган әкиятләр һәм шигырьләр укылды, кроссворд һәм филфорд чишелде,  өстәл уеннары уйналды, кар бабай рәсеме ясалды.