Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Татар китабы көне "Татар халкы - китаплы халык"

Тормышыбызга тирән үтеп кергән Китап - бөек могҗиза.  Әлеге могҗизаны уйлап табу өчен кешелек дөньясына дистәләрчә мең еллар кирәк булган. Без ияләшкән басма китапка хәтле таш китап, агач китап, сөяк китап, тукыма китап — нинди генә китаплар булмаган. Мондый китапларны язу өчен күп вакыт, зур көч соралган, аларны куллану да җиңел булмаган. Китапны җиңеләйтү, аны язуны гадиләштерү, файдалануны җайлау өчен кешеләр гасырлар буе яңа ысуллар эзләгәннәр. Шул тырышлыклар нәтиҗәсендә алар папирус, пергамент һәм. ниһаять кәгазь уйлап тапканнар.
Милли басма китап барлыкка килгәнче  мең елдан артык кулъязма китап гамәлдә булган. 

Бүген 28 нче мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылары өчен, "Татар телем, серле, моңлы бишек" проекты кысаларында "Китапка хитаб" ("Китапка эндәшү") дип исемләнгән татар китабы көне үткәрелде. Татар басма китабының тарихы белән таныштырдык. Борынгы китаплар турында сөйләдек. Кеше тормышында китапның әһәмияте хакында әңгәмә алып бардык.