Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Кышкы утырмалар" остаханә

Кыш - тылсымлы чор,  күңелле бәйрәмнәр чоры.

Бүген китапханәдә "Кышкы утырмалар" исемле  остаханә эшләде. Китапханә хезмәткәре балаларны яңа елга багышланган  китап күргәзмәсе белән таныштырды, яңа ел уенчыгының тарихын сөйләде. Балалар яңа елга багышланган викторина сорауларына, табышмакларга җавап бирделәр. Соңыннан үз куллары белән бик матур яңа ел уенчагы ясадылар.