Милли әңгәмә "Хезмәтем, көчем- милләтем өчен"
Бүген китапханәдә "Хезмәтем, көчем- милләтем өчен" исемле милли әңгәмә үтте. Чараның кунагы - Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге каршында эшләп килүче "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы әгъзасы Гөлназ Изаил кызы Сафиуллина.
Китапханәче "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы һәм аның эшчәнлеге турында сөйләде. Ә Гөлназ Изаил кызы оешманың җирле бүлеге башкара торган эшләр белән таныштырды.
Гөлназ Изаил кызы шәһәребезнең Әхсән Фәтхетдинов музеенда эшләгән кеше буларак, рәссамның иҗаты турында сөйләде.
Соңыннан Гөлназ Изаиловна тәлинкәләргә Яңа ел һәм милли бизәкләр төшерү буенча остаханә үткәрде.