"Хәтерләргә. Белергә. Яшәргә" китап күргәзмәсе
Ел саен 1нче декабрьдә Бөтендөнья СПИД көне билгеләп үтелә. Бу көнне, бөтен дөнья буенча, СПИД, эпидемиянең кешелек тормышы өчен куркыныч китерү турында сөйлиләр.
Шулай ук китапханәләр дә, ВИЧ-инфекция һәм СПИД проблемасы турында, халыкның мәгълүматлылыгын арттыруга, үз өлешләрен кертә.
Көн дәвамында абонементта күргәзмә эшләде - "Хәтерләргә. Белергә. Яшәргә". Монда сәнгать һәм тармак әдәбияты тәкъдим ителде, үлем вирусы турында мәгълүмат булган плакатлар, аның билгеләре, кешегә йоктыру юллары, Вич инфекция профилактикасы күрсәтелде. Һәлакәтле гадәтләрнең куркыныч нәтиҗәләре турында, һәркемгә үз сәламәтлегенә карата җаваплы булырга кирәклеге турында әйтелде.