"Әниләрдән тормыш башлана бит, Әни сүзе шуңа бик бөек!" әдәби-музыкаль кичә
48 нче гаилә китапханәсендә әниләр көненә багышланган "Әниләрдән тормыш башлана бит, Әни сүзе шуңа бик бөек!" исемле әдәби-музыкаль кичә үтте.
Кичә программасы бик күңелле әзерләнде: матур шигырьләр укылды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, кызыклы уеннар уйналды. 77 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, 26 нчы мәктәп укучысы Алия Нуртдинова чыгышы кичәгә ямь өстәде.
Шәһәребезнең "Кама таңнары" әдәби берләшмә әгъзасы һәм "Талир тәңкә" ансамбле җырчысы Мөнҗия Хәлимова үзенең шигырьләрен һәм җырларын бүләк итте. Саимә апа яңа шигырьләрен укыды.