Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Фото-күргәзмә "Минем Әнием"

Гөлләр чәчәк атсын өчен, 
Бәхет-шатлык артсын өчен 
Әни кирәк, әни кирәк.
Иң кадерле кеше җирдә —
Әни, димәк!
            Роберт Миңнуллин. 

Әниләр көне якынлаша.Бу көн һәрбер кеше өчен олы бәйрәм. Әни - кеше тормышында иң кадерле кеше. Әлеге бәйрәм уңаеннан 28 нче мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылары белән берлектә "Минем Әнием" исемле фото-күргәзмә оештырдык.  Укучылар өйдә үз әниләренең рәсемен ясап килделәр һәм һәркайсы әниләре турында матур итеп, зур хөрмәт белән сөйләде. 

Китапханәче Әниләргә багышланган китаплар белән таныштырды, шигырьләр укыды һәм үз әнисе турында сөйләде. Чара бик күңелле үтте.