Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Интеллектуаль уен “Закон иле”

Бүген китапханәнең уку залында, 26 нчы мәктәбенең 5 нче “Б” сыйныфы өчен, интеллектуаль уен рәвешендә - “Закон иле” - танып белү уены үткәрелде. Ул, балаларга хокукый ярдәм көненә багышланды (20 ноябрьдә билгеләп үтелә).
Интерактив уен түбәндәге конкурс программасыннан торды:
1. «Язылдыру»;
2. «Мичкәдән йозаклар»;
3. «Уйлау».
Балалар катлаулы, ләкин кызыклы яшьтә - үсмерлектә. Әйләнә-тирәдә кызыктыргыч нәрсәләр күп, шуңа күрә алар дөрес юлны сайлый белергә, моның өчен үз хокукларын белергә һәм законнарны үтәргә тиешләр. Ә без, өлкәннәр, бу эштә аларга ярдәм итәргә тиеш.