Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Галәветдин һәм сихерле лампа" әкиятенә багышланган чара

Бүген китапханәдә үткән чара гарәпләрнең бөтен дөньяны әйләнеп узган «Мең дә бер кичә"сенә кергән әкиятләренең иң күңеллесе - "Галәветдин һәм сихерле лампа" әкиятенә багышланды.
Китапханәче балаларны әкиятнең эчтәлеге белән таныштырды, әкиятнең төрле телләргә, шул исәптән, татар теленә дә тәрҗемә ителүе турында сөйләде. Әкият буенча мультфильм тәкъдим ителде. Соңыннан  балалар әкият горойларының  рәсемен ясадылар.