"Хайваннарның хокуклары булырга тиешме?" табигать сәгате
Һәр елны 4 нче октябрь көнне Бөтендөнья хайванарны яклау көне билгеләп үтелә. Бүген китапханә хезмәткәре 26 нчы мәктәпнең 3 нче "Б" сыйныфы укучылары өчен "Хайваннарның хокуклары булырга тиешме?"исемле табигать сәгате үткәрде.
Чара әңгәмәдән башланды. Балалар гаиләләрендә нинди хайван яшәве һәм аның турында ничек кайгыртулары турында сөйләде.
Рус әдәбиятында хайваннарга багашланган әдәби әсәрләр шактый. Китапханәче әлеге әсәрләрне искә төшерде һәм китап күргәзмәсе белән таныштырды.