"Елларым-зирәклегем" ял кичәсе
48 нче гаилә китапханәсендә өлкәннәр көненә багышланган "Елларым-зирәклегем"" исемле очрашу кичәсе үтте.
Кичә программасы бик күңелле әзерләнде: күңелле шигырьләр укылды, кызыклы уеннар оештырылды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. 26 нчы мәктәп укучысы Нуртдинова Алия, 77 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм сәнгать мәктәбе укытучылары чыгышы, Әлфия Флюровна укыган шигырьләр кичәгә ямь өстәде.