"Китаплы җилкәннәр" чара
Бүген 28 нче мәктәпнең 8 "Б" сыйныф укучылары өчен "Китаплы җилкәннәр" исемле чара үтте. Китапхаче укучыларны 2024 нче елның юбиляр китаплары белән таныштырды, аларның авторлары турында сөйләде. Әдәби викторина барышында укучылар үзләренең рус әдәбиятын яхшы белүләрен, әдәби әсәрләр, аларның төп геройлары белән таныш булуларын күрсәттеләр.