Әдәплелек дәресе "Әдәпле, үзе матур гадәтле"
Һәр кеше дусларыннан, танышларыннан, күршеләреннән игътибар, ягымлы сүз көтә. Ә әдәпле кеше һәрвакыт һәркем белән ягымлы, матур сөйләшә. Әдәпле кешегә башкалар да, гадәттә, яхшылык белән җавап бирәләр.
Бүген үткәрелгән "Әдәпле, үзе матур гадәтле" исемле әдәплелек дәресендә балалар бик теләп катнашты:әдәплелек кагыйдәләрен, тылсымлы сүзләрне искә төшерделәр;әдәплелек мәсьәләләрен чиштеләр, Шәүкәт Галиевның "Рәхмәтләр хакында", "Тәртиплеләр" шигырьләре белән таныштылар.