Матбугат көне "Укыгыз, уйлагыз, языгыз, беренчеләрдән булып белегез!"
Яңалык яратмаган кеше бармы икән ул? Юк, билгеле. Без һәрберебез дә кызыксынучан. Ә һәр яңалыкны безгә вакытлы матбугат басмалары җиткерә. Бүген китапханәдә "Укыгыз, уйлагыз, языгыз, беренчеләрдән булып белегез!" дип аталган матбугат көне үтте. Китапханә ала торган газета һәм журналлардан күргәзмә ясалды. Китапханә укучылары зур кызыксыну белән күргәзмәдәге вакытлы матбугат басмалары белән танышты.