Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Кул эшләре күргәзмәсе "Бөртекләп матурлык җыела"

Татар халкы элек-электән эшчән, киң күңелле, кунакчыл булган.Татар хатын-кызы кулыннан бервакытта да эш төшмәгән:җеп эрләгән, шәл бәйләгән, сөлге чиккән, палас тукыган. Аларда - халкыбызның күңел байлыгы, шигъри җаны, рухи камиллеге.
   Бүген китапханәдә "Бәрхет вакыт" клубы әгъзаларының кул эшләреннән  "Бөртекләп матурлык җыела" исемле күргәзмә әзерләнде. Кул эшләренең авторлары кунакка килде. Һәрберсенең эше үзенчәлекле,  игътибарга лаек.
   Катнашучылар бер - берсенең эшен мактап,  сокланып карадылар. Бәйләү,чигү эшләре буенча фикер алыштылар, киңәшләр бирештеләр.