Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Яңа китап - яңа дус

Күренекле язучы, әдәбият галиме, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тәлгат Галиуллинның  ун томнан торган сайланма әсәрләре басылып чыкты.  Анда язучының  әдәби әсәрләре, бәян -  хикәяләре, олы шәхесләр иҗатына багышланган әдәби тәнкыйть мәкаләләре, истәлекләр, хәзерге татар поэмасы үсешенә багышланган күзәтүләре туплап бирелгән. 

Язучы катлаулы төшенчәләр турында гади, кыска, сәнгатьле итеп сөйли  белә. Китапханә укучыларын әлеге китаплар белән танышырга чакырабыз.