Батырлык даны мәңгелек
25 август — Җәлилчеләрне искә алу көне. Шушы уңайдан бүген китапханәдә "Батырлык даны мәңгелек" дип исемләнгән Герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне үтте. Әлеге чарага китап күргәзмәсе әзерләнде . Китапханә укучыларына Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәшенең героик язмышы турында сөйләнде, Муса Җәлил шигырьләре укылды.