Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Игътибар! Яңа китаплар!

«Бергәләп укыйбыз» сериясендә чыккан, балаларга адресланган, әти – әниләргә халкыбызның рухи хәзинәләрен нәниләр күңеленә сеңдерер өчен яхшы ярдәмлек булырлык  «Беренче адым», «Беренче көн», «Беренче рәхмәт» китапларын  тәкъдим итәбез.

«Беренче адым". Әлеге китапта сабыйлар күңеленә якын, аңлаешлы әкиятләр, хикәяләр, баланың сөйләмен баетуда, зиһенен үстерүдә тәэсирле тәрбия чарасы булган мавыктыргыч шигырьләр, халкыбызның гореф-гадәтләре, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан уеннар урын алды.
Өч яшькәчә сабыйларга адресланган әлеге китап халкыбызның рухи хәзинәсен нәниләр күңеленә сеңдерүдә, аларны белемле, кешелекле, шәфкатьле итеп тәрбияләүдә, туган телен, халкын яратучы шәхес итеп үстерүдә әти-әниләргә файдалы ярдәмлек булыр.

«Беренче рәхмәт» 3—5 яшьлек балаларга адресланган уку китабында халык авыз иҗатының кыска жанрлары, татар әдәбиятының иң матур үрнәкләре: классиклардан алып бүген иҗат итә торган авторларыбызның шигырь-хикәяләре, рус классиклары әсәрләре, татар халык әкиятләре белән беррәттән, Европа халыклары әкиятләре, уеннар тәкъдим ителә.

«Бергәләп укыйбыз»  5—7 яшьлек балаларга адресланган уку китабында, федераль  белем бирү стандартына муафыйк рәвештә, халык авыз иҗаты әсәрләре, татар әдәбиятының иң матур үрнәкләре, рус классиклары әсәрләре, дөнья халыклары әкиятләре, уеннар тәкъдим ителә.