Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

«Сөембикә» журналының июль саны чыкты

«Сөембикә» журналының июль саны чыкты:
Тышлыкта – төзелеш-сәнәгать сәүдә компаниясе заводы директоры Гөлнара Фәхриева. Җитәкче генә түгел, ул әле махсус хәрби операциясендә катнашкан егетләребезгә ярдәм итүче фидакарьләрнең берсе дә. Анда сигезенче тапкыр барырга җыена. Бу хакта «Йөрәк кушуы» язмасында.
Уңайлы хатын нинди була? Алар бәхетлеме? «Бер тамчы ярату хакына» язмасы бу феноменның сәбәпләре һәм үзгәрү турында.
Татарча StandUp: татар кызлары шаярта беләме? Татарча стендап-концертларның төп героинялары белән таныштырабыз.
«Ябыгам булгач ябыгам». Хатын-кызның һәрвакыт ябыгуы турында юморлы монолог.
«Мин язмышны җиңдем» рубрикасының чираттагы герое – Марат Кадыйров. «Йөри алмас», – диләр аның турында табиблар. Ә ул гаилә корып кына калмый, үзе кебек мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә дә ярдәм итә.
«Җиләкле җәй». Бу җырны җәен ничә тапкыр ишеттегез әле? Популяр җырның язылу тарихы «Бер җыр тарихы» рубрикасында.
Укучыларыбыз яраткан «Без һәм алар» рубрикасында җырчы Илшат Вәлиев. «Мин иң элек аның тыйнаклыгын күрдем...» язмасында җырчының хатын-кызлардагы ошатмаган сыйфатлары, хатыны белән танышу тарихын белерсез.
Бәлеш пешерә белмәгән татар хатын-кызлары сирәктер, ә менә Сарман бәлешен пешерә беләсезме? Белмәсәгез, «Аш-су» сәхифәсендә өйрәнә аласыз.

Видео: https://vk.com/video-87340425_456239852