Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Барысы турында да" интеллектуаль уен

Бүген 26 нчы мәктәп 8 "Б" сыйныф укучылары өчен "Барысы турында да" дип аталган интеллектуаль уен узды.

«Барысы турында да» - тематик уен гына түгел, анда әдәбият, кино, сәясәт, тарих, спорт, география һәм башка күп өлкәләргә караган сораулар булырга мөмкин. Командадагы һәр уенчы үзенең фикерләү сәләтен, тапкырлыгын төрле өлкәгә караган белемнәрен күрсәтте.