Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Китапка хитаб" татар китабы көне

Бүген китапханәдә "Бәрхет вакыт" клубы әгъзалары катнашында "Китапка хитаб"  (Китапка эндәшү) исемле татар китабы көне үтте. 
Татар басма китабының   тарихы белән таныштырдык. Басма китап барлыкка килгәнче гамәлдә булган борынгы китаплар турында сөйләдек. Казан шәһәрендә ачылган беренче типография, аны оештырган татар мәгърифәтчесе хакында әйтеп киттек. Татар китабы тарихына караган китапар һәм вакытлы матбугатта басылган мәкаләләр белән таныштык.