Саимә апа Шәрәпованың "Гомер хәтирәсе" дип исемләнгән иҗат кичәсе
Бүген китапханәдә актив укучыбыз, шигырьләр иҗат итүче Саимә апа Шәрәпованың иҗат кичәсе үтте. "Гомер хәтирәсе" дип исемләнгән әлеге кичәгә Саимә апа, аның шигырьләре белән таныш булган китапхәнә укучылары чакырылды.
Саимә апа үзенең тормышы турында сөйләде һәм шигырьләрен укыды.
"Кама таңнары" әдәби берләшмәсе әгъзасы шагыйрә Рәмзия Вәлиева Саимә апага рәхмәт сүзләре җиткерде һәм үзе дә кунакларга шигырь бүләк итте.