Эльмира Шәрифуллинаның "Йөрәк сүзем" исемле яңа китабы
Танылган шагыйрә Эльмира Шәрифуллинаның "Йөрәк сүзем" исемле яңа китабы 9 бүлектән тора. Бу бүлекләрне бергә җыйсаң, шактый киң тормыш панорамасы барлыкка килә.
Әлеге китапка шагыйрәнең соңгы елларда иҗат ителгән, ил - көн каршындагы катлаулы мәсьәләләргә карата тирән фикер әйтелгән шигъри әсәрләре тупланган.