Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Мәрхәмәтле открытка" проекты эшли башлады.

Бүген 48 нче гаилә китапханәсендә "Яхшы Гамәлләр Формуласы" исемле социаль инвестицияләр программасы ярдәмендә гамәлгә ашырылучы "Мәрхәмәтле открытка" проекты эшли башлады.
Проект кураторы Сидорова Екатерина Ватанны саклаучылар көненә открытка әзерләү буенча мастер - класс үткәрде. Анда 28 нче мәктәпнең 4 нче "А", 4 нче "Б" сыйныф укучылары , 26 нчы мәктәпнең 7 нче "Б" сыйныфыннан волонтерлар һәм китапханә хезмәткәрләре катнашты.