"Шигърият-күңел көзгесе" Язучы бенефисы
Бүген китапханәнең уку залында 26 нчы мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары өчен "Шигърият-күңел көзгесе" исемле язучы бенефисы үтте. Чарада "Данко" әдәби берләшмә әгъзасы Юдина Әлфия Флюр кызы катнашты.
Китапханәче "Данко" әдәби берләшмәсенең оешу тарихы, эшчәнлеге турында сөйләде. Берләшмәнең актив әгъзасы Әлфия Юдина иҗаты белән таныштырды.
Әлфия Флюровна үз чыгышы аша балаларда әдәбиятка кызыксыну уятты. Балалар аның талантына, иҗатына соклану белдерделәр.