Күңелле чара "Песиләр дөньясы"
"Ял көне шөгыле" проекты кысаларында, 48 нче китапханәдә бик мавыктыргыч чара үтте.
Китапханәнең актив укучылары песиләр дөньясы белән таныштылар: рәсемле табышмаклар,башваткычлар чиштеләр,песиләрне рәсемгә төшерделәр,ә соңыннан суыткычка беркетелүче "Күңелле песи" магнитын ясадылар.