"Әкиятләрне яратабыз"
2 нче март көнне 48 нче китапханәдә "Тигезләнеш" проекты кысаларында 71 нче башлангыч мәктәп-балалар бакчасының башлангыч сыйныф балалары өчен "Әкиятләрне яратабыз" исемле уен сәяхәт үткәрелде.
Презентация һәм викторина ярдәмендә балалар рус халык әкиятләре иленә сәяхәткә чыктылар. Сәяхәт барышында әкиятләр,әкият геройлары турында әңгәмә үткәрелде,әкияти сорауларга җавап бирделәр.