Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Туган як сәгате "Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә"

    Бүген 72 нче балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен "Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә" дип аталган туган як сәгате үткәрелде. Китапханәче шагыйрьнең биографиясе белән таныштырды, иҗаты турында сөйләде

  Балалар үзләре М. Җәлилнең "Батыр куян", "Маэмай" "Күке", "Әтәч", "Карак песи" шигырьләрен сөйләделәр.  Һәрбер шигырь буенча, автор җиткерергә  теләгән  фикерне  үз сүзләре белән  әйттеләр.
  М. Җәлил китапларыннан әзерләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырылды.